Административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берәмлекләрнең исемлеген һәм чикләрен аныклау мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы

2008 елның 30 сентябре, сишәмбе
Бүген административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берәмлекләрнең исемлеген һәм чикләрен аныклау мәсьәләләре буенча эшче төркем җитәкчесе, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков рәислегендә, эшче төркемнең 2008-2009 елларга расланган утырышлар планы нигезендә, утырышның чираттагысы - сентябрь аена планлаштырылганы узды.
Эшче төркем утырышында эшче төркем әгъзалары – министрлык һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышта аерым территорияләрне районнарның торак пунктларына кертү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән карарларга карата үткәрелгән анализ нәтиҗәләре чыгарылды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат эшче төркем әгъзалары белән исәпкә алынды.
Эшче төркем җитәкчесе, ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков эшче төркем әгъзаларына административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берәмлек чикләрен аныклау буенча эшнең барышы турында хәбәр итте һәм, шәхсән, әлеге процессның тәмамланып килүенә басым ясады.
Эшче төркем утырышында карала торган мәсьәләләр кысаларында ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков эшче төркем әгъзаларында туган аерым сорауларны эшләү буенча йөкләмәләр бирде.
Эшче төркемнең чираттагы утырышын узып баручы елның ноябрь аенда уздыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International