Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы

2008 елның 1 октябре, чәршәмбе
Хөрмәтле ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Әлеге көнне билгеләгәндә без үз җилкәләрендә авырлыклар, югалтулар һәм табышлар кичергән, зур тормыш юлы узган кешеләргә хөрмәтебезне күрсәтәбез. Сез безнең өчен тормыш акылын һәм гореф-гадәтләрен гәүдәләндерүче булып торасыз. Нәкъ Сездән без үз көчебезгә ышаныч сакларга, тәртиплелек һәм гаделлекне кадерләргә, якты киләчәккә өметләнергә өйрәндек. Сезнең буынның һәр вәкиле авыр тормыш юлы узган һәм республикабыз, илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз! Барыгызга да сәламәтлек һәм озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәрхәмәтен тоеп яшәргә язсын. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык хөкем итсен!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International