Юридик техника турында семинар

2008 елның 1 октябре, чәршәмбе
Агымдагы елның 22-26 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә Икътисад һәм сәнәгатьтә идарә итү институты (Мәскәү шәһәре) оештырган “Дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында юридик техника” темасына семинар узды.
Әлеге чарага Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге, закон проектлары белән эшләү бүлеге, хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контрольдә тоту бүлеге белгечләрен җибәрде.
Семинарның төп максаты – законнар чыгару эше һәм норматив хокукый актларның хокукый экспертизасы белән шөгыльләнүче белгечләрнең һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү.
Семинар дәресләр барышында гамәлдәге законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү техникасы, шулай ук норматив хокукый актларны көчен югалткан дип тану турында, законнар чыгару процессын оештыру турында, РФ субъектларында дәүләт хезмәте өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнарны куллану буенча тәҗрибә турында һ.б. көнүзәк мәсьәләләр яктыртылды.
Семинарны тыңлаучылар өч көн РФ Дәүләт Думасында уздырды, Дәүләт Думасының законнар чыгару эшчәнлегенең хокукый тәэмин ителеше, норматив хокукый актларның (НХА) хокукый экспертизасы белән таныштылар, НХА га белдерелүче таләпләр турында белделәр, закон актларының ришвәтчелегенең беренчел анализы, шулай ук законнар чыгару техникасының лингвистик, терминологик, синтаксик һәм стилистик кагыйдәләре буенча методик киңәшләр алдылар.
Семинар дәресләр барышында РФ Юстиция министрлыгы белгечләре РФ субъектларының норматив хокукый актларының федераль регистры, муниципаль норматив хокукый актларының федераль регистры һәм РФ субъектлары регистры мәсьәләләре буенча аңлатма бирделәр.
Семинарны тыңлаучылар төбәкләрдәге законнар һәм җирле үзидарә органнары хокукый актларының РФ Конституциясе һәм федераль законнар белән тәңгәллегенә прокурор һәм суд тәҗрибәсе нигезендә әзерләнгән анализ белән таныша алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International