Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре өчен семинар – киңәшмә

2008 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр округларының булигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссия хезмәткәрләре өчен Республика күләмендәге семинар – киңәшмә узды, анда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшчәнлеген оештыру тикшерелде.
Семинар – киңәшмә эшендә Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хосусый тәэмин итү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Низамов Ф.М. катнашты.
Ул балигъ булмаганнар белән эшләү буенча законнарда булган төп мәсьәләләрне, шәхсән, 2008 елның 10 сентябрендә ТР Дәүләт Советында беренче укылышта кабул ителгән “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” Законының, “Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүчеләр турында” закон проектының төп нигезләмәләрен яктыртты. Чыгыш ясаучы комиссияләрдә катнашучы җаваплы вазыйфаи затларның игътибарын федераль законнардагы үзгәрешләргә юнәлтте һәм “Караучысызлыкны һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуын профилактикалау системасы нигезләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектының беренче укылышта, Россия Федерациясенең кайбер закон актларының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча РСФСР закон актларының кайбер нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану кабул ителүе хакында билгеләп үтте.
Низамов Ф.М. чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Аның чыгышыннан соң ТР Юстиция министрлыгында закон чыгаруның төрле карашлары буенча сораулар һәм әлеге сорауларга тулы җавап бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International