Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш сәфәре белән Бөгелмә һәм Алабуга муниципаль районнарында булды

2008 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Министрның Бөгелмәгә сәфәре Халыкара өлкәннәр көне белән бәйле тантаналы чараларга бәйләнгән. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Н.Г.Мәһдиев белән Мидхәт Мәзгут улы муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашуда катнаштылар. Бу көнгә багышланган тантаналы чаралар А.Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры бинасында узды.
Очрашу барышында М.М.Корманов Республиканың 2008 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын яхшырту буенча беренче чиратта торган мәсьәләләр турында сөйләде.
Ветераннар белән очрашу драма театры артистларының чарада катнашучылар өчен куйган спектакле белән тәмамланды.
Шушы ук көнне юстиция министры Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнары башлыклары белән очрашты. Җитәкчеләр Менделеевск районы территориясендәге анклавны юк итү мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Министр район башлыкларына әлеге мәсьәләне хәл итә торган норматив хокукый актлар проектларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте каравына әзерләргә кушты, шул рәвешле, уңышлы хәл итү юлы табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International