Балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясе утырышында

2008 елның 3 октябре, җомга
Кичә Саба муниципаль районы администрациясенең конференцияләр залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча Республика комиссиясенең күчмә утырышы узды. Комиссия эшендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
Утырышта сүз социаль яклау һәм сәламәтлек саклау органнарының тотрыксыз гаиләләрне иртәрәк ачыклау һәм социаль куркыныч шартларда булган балалар белән эшләүне камилләштерү буенча эшчәнлеген оештыру турында барды.
Мәгълүматларның бердәм банкын һәм социаль куркыныч шартларда булган гаиләләрне һәм балаларны социаль патронатлау ведомствоара системасын булдыру (Чистай муниципаль районы эш тәҗрибәсеннән чыгып) көн тәртибенең бер пункты булды.
Саба районының “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үрнәгендә караучысыз калган балаларны социаль-хезмәт реабилитациясе булдыру мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International