Кремльдә очрашу

2008 елның 3 октябре, җомга
Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге кысаларында ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Төньяк-Кавказ кораллы округы (ТККО) территориясендә кораллы бәрелеш һәм контртеррористик операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Координация советы, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы (ӘСИТРИО) һәм бүтән локаль бәрелешләр (БЛБ) белән бергә өлкәннәр көненә багышланган чара уздырдылар.
Чарада Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә вафат булганнарның, Төньяк-Кавказ кораллы округы территориясендә кораллы бәрелештә һәм контртеррористик операцияләрдә катнашканнарның гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары - ӘСИТРИО һәм БЛБның Әлмәт һәм Чистай бүлекчәләре инвалидлары (барлыгы 34 кеше) катнашты.
Чара барышында ТР Президенты киңәшчесе Т.П.Ларионова, ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Х.Габделхәтов, ӘСИТРИО һәм БЛБ рәисе В.Н.Сулимов, ӘСИТРИО һәм БЛБ рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Н.Мурнов белән очрашу булды.
Очрашу Әфганстанда вафат булган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Бу очрашуның һәр катнашучысы өчен вафат булган кеше Ватаныбызның абстракт улы булмады, ул улы да, абыйсы һәм атасы да булды. Нәкъ шуңа күрә бер минутлык тынлыктан соң сүз алган Т.П.Ларионова сүзләрендә олы хәсрәт чагыла иде. “Сезгә төшкән кайгыны дошманыңа да теләмисең, ә Сез аны үз җилкәгезгә кабул иттегез”,- диде ул. Татьяна Петровна шулай ук очрашуда министрлыклардан барлык борчыган сорауларга җавап бирә һәм мөмкинлек буенча проблемаларны хәл итә алырлык вәкилләр катнашуын ассызыклады.
Юстиция министры М.М.Корманов сүзләренчә, улларын югалкан аналар алдында дәүләт түләп бетермәслек бурычта. Ул сугыш хәрәкәтләре ветераннары, сугышта үлгәннәрнең ата-аналары Хөкүмәт игътибарыннан читтә калалар дип әйтеп булмый дип ассызыклады. “Бары гамәлдә кулланылучы законнарны белергә кирәк. Әмма аларны барлык кеше дә белеп бетерми. Шуңа күрә барлык борчыган сорауларыгызны бирегез”,- диде ул.
Залдан сорауларны озак көтәргә туры килмәде. Алар барысы да күптән җавап таләп итә, мисалга, Әфганстанда вафат булган солдатның анасына кем түбә төзәтеп бирә ала? Әфганстанда вафат булганнар истәлегенә һәйкәл кайчан булыр? Әфганстандагы сугыш ветераннары һәм сугышта вафат булган солдатларның ата-аналарына торак мәсьәләсен ничек хәл итәргә?
Бик җитди фикер алышулар Әфган сугышы ветераннары һәм сугышта вафат булган солдатларның ата-аналары, шулай ук Чечен сугышы хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен реабилитация үзәге төзү мәсьәләсе тирәсендә барды. Т.П.Ларионова әйткәнчә, уңай карар кабул ителгән очракта, әлеге үзәкнең “Крутушка” санаторие нигезендә ачылу ихтималы бар. Чара кремль ашханәсендә бәйрәм өстәле белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International