ТР Юстиция министрлыгында квалификация имтиханнары

2008 елның 4 октябре, шимбә
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законында вәкаләтләре вакыт белән чикләнмәгән дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләп торучы дәүләт хезмәткәрләренә класс чины квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелә” диелгән.
Күрсәтелгән закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә класс чины бирү өчен квалификация имтиханнары узды. Имтихан тапшыруда 49 кеше – Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Югары Ослан, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Сарман, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы районнары җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре катнашты. Квалификация комиссиясе әгъзалары имтихан бирүчеләрнең җавабы белән канәгать калды, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре судьяларның гамәли эшчәнлеге һәм аларның аппараты белән бәйле сорауларга төпле җавап бирделәр. Министрлыкның кадрлар бүлеге мәгълүматлары буенча, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең күпчелеге югары уку йортларында юридик белем алучы студентлар яки бер югары белемгә ия кешеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International