Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының квалификациясен күтәрү

2008 елның 7 октябре, сишәмбе
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә судья вәкаләтләрен башкару өчен кирәкле квалификация дәрәҗәсен күтәреп тору максатларында Россия правосудие академиясенең Казан филиалында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү оештырылды.
Квалификация күтәрүгә республикабызның яңа билгеләнгән яки моңарчы квалификация күтәрү узмаган 16 җәмәгать судьясы җибәрелде. Әлеге укуларда 2008 елда җәмгысе 30 җәмәгать судьясы укыячак.
Татарстан җәмәгать судьялары белән беррәттән квалификацияләрен Чуаш Республикасы җәмәгать судьялары (7 кеше) һәм Мари-Эл Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре (9 кеше) дә күтәрәчәк.
Укулар башланыр алдыннан квалификация күтәрү курсларын ачу тантанасы узды, анда ТР юстиция министры урынбасары А.Б.Сираҗетдинов һәм РПАның Казан филиалы директорының уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.А.Гомәров катнашты.
Көзге уку вакыты 2 төркемдә узачак һәм ике атна дәвам итеп (6 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр), имтиханнар тапшыру белән тәмамланачак.
Аудиториядә укыту эшләрен РПАның Казан филиалының профессор-укытучы составы белгечләре алып бара.
Тыңлаучыларга практик материалны җиткерүдә зур һөнәри тәҗрибәләре булган федераль судьялар, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы, Суд департаментының ТР буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һөнәри белемнәре югары дәрәҗәдә булган белгечләре актив катнашалар.
Квалификация күтәрү курсларының төп бурычы – мәхкәмә эшен башкаруның төп юнәлешләре, суд системасын үзгәртеп кору, суд эш башкаруын оештыру һәм алып бару күнекмәләрен булдыру, суд статистикасы, гражданнарны кабул итү буенча белемнәрне камилләштерү; суд этикасын, суд хезмәткәрләренең аралашу нормаларын һәм тәртибен аңлау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International