Яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре расланды

2008 елның 8 октябре, чәршәмбе
2008 елның 10 сентябрендәге 655 номерлы Татарстан Республикасы Карары нигезендә, 2008-2010 елларга “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре расланды.
Расланган кагыйдәләр яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен яки шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләүләр бирү тәртибен билгели. Әлеге социаль түләүләр ипотека торак кредиты, торак сатып алганда шәхси торак йорт төзү вакытында займ алганда беренчел кертемне түләү өчен, шулай ук, бүтән төрле процентларны, йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен штрафлар, комиссия һәм пениларны исәпкә алмаганда, бурычның төп суммасын түләүгә һәм ипотека кредитлары һәм займнары буенча процент түләүләрен түләү өчен файдаланыла ала.
2008-2010 елларга “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” Программасында катнашучы яшь гаиләнең социаль түләүләр алуга хокукы исемле документ – кыйммәткә ия булмаган шәһадәтнамә (свидетельство) белән таныклана. Шәһадәтнамә җирле үзидарә органы белән бирелә һәм бирелү вакытыннан 9 айдан да соңга калмый гамәлдә була.
Программада яшь гаилә, шул исәптән 1 яшь ата яки анадан һәм 1 яки аннан күбрәк баладан торучы тулы булмаган яшь гаилә катнаша ала. Программада катнашырга теләгән яшь гаиләләр түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
кандидатлар исемлегенә керү турында карар кабул итү көненә кадәр тормыш иптәшләренең һәрберсенә яки тулы булмаган яшь гаиләдәге 1 ата яки анага 35 яшь тулмаган булырга тиеш; гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш; гаиләнең торакның бирелүче социаль түләүләр күләменнән арткан хисап (уртача) бәясен түләргә җитәрлек табышы яки бүтән акча чыганаклары булырга тиеш. Исемлеккә беренче чиратта 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сыйфатында чиратка баскан яшь гаиләләр кертелә.
Балалары булмаган яшь гаиләләргә социаль түләү торак бәясенең 35 % тан да ким булмаган күләмендә бирелә; 1 һәм аннан күбрәк балалары булган яшь гаиләгә, шулай ук 1 ата яки анадан һәм 1 яки аннан күбрәк балалары булган яшь гаиләгә - торак бәясенең 40 % тан да ким булмаган күләмендә бирелә. Шул ук вакытта торак бинаның социаль түләү күләме билгеләнә торган гомуми мәйданы 2 кешедән торган яшь гаилә (яшь ир белән хатын яки 1 ата яки ана һәм 1 бала) өчен – 42 кв.метр; 3 һәм аннан күбрәк кешедән торган яшь гаилә (яшь ир белән хатын һәм 1 яки аннан күбрәк балалары булган, яки 1 яшь ата яки ана һәм 2 яки аннан күбрәк балалары булган) өчен һәр кеше исәбеннән 18 кв.метр тәшкил итә.
Программада катнашу өчен яшь гаилә даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органнарына гариза, гаиләнең һәр әгъзасының шәхесен таныклаучы документлар, өйләнешү турында шәһадәтнамә ( тулы булмаган гаиләләргә кагылмый); гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслый торган документ; гаиләнең торакның бирелүче социаль түләүләр күләменнән арткан өлешендә хисап (уртача) бәясен түләргә җитәрлек табышы яки бүтән акча чыганаклары булуны раслый торган документлар;йорт кенәгәсеннән өземтә һәм банктагы финанс шәхси счеты копиясен тапшыра. Карар әлеге документларны тәкъдим итү вакытыннан алып 10 көнлек вакыт эчендә кабул ителә. Социаль түләү шәһадәтнамә иясенә акчалата түгел, шәхси банк счетына күчерү юлы белән бирелә.
Вакыт кысалары, программада катнаша торган яшь гаиләләр исемлеген булдыру һәм раслау тәртибе билгеләнде, социаль түләүләрнең күләмен хисаплау принцибы, аларны күчерү вакыты һәм тәртибе тәгаенләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International