Махсус хәрби операциядә катнашучыларга яралану буенча иминият түләүләрен алу, хәрби-табиб комиссияләре нәтиҗәләренә шикаятьләр бирү һәм дәүләт ярдәме чараларын бирү мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Кабул итүне “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Марат Шәрәфетдинов үткәрде.
“Профессиональ чишелеш таләп иткән проблемалар төрле. Безнең алда мохтаҗларга түләүсез һәм квалификацияле рәвештә юридик ярдәм күрсәтү бурычы тора. Сораулар да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә арта”, - ди Марат Шәрәфетдинов.
Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелгән дәүләт фонды белән актив хезмәттәшлек итә. Исегезгә төшерәбез, Дәүләт юридик бюросы белән Фонд арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары кебек категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибен раслый. Килешү кысаларында Дәүләт юридик бюросы белгечләре атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә Фонд мәйданчыгында гражданнарны кабул итәләр.
Бүгенге көндә 41 граждан телдән һәм язма консультация рәвешендә хокукый ярдәм алды, агымдагы елның 9 аенда махсус хәрби операциядә катнашучы 180 кеше бушлай хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гамәлдә булган “кайнар линия” 222-60-60 телефоны буенча түләүсез юридик ярдәм алу өчен турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар “2014-2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасында каралган.
Элегрәк Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының түләүсез юридик ярдәм алу хокукы 2022 елның декабрендә барлыкка килде, ә агымдагы елның июлендә катнашучылар категорияләре киңәйтелде, дип белдерде. Хәзер түләүсез юридик ярдәмгә хокук турыдан-туры хәрби зонада булганнарга гына түгел, ә инде кайтканнарга, шулай ук 2014 елның маеннан башлап хәрби бурычларын үтәгән кешеләргә дә бирелә.