Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советы утырышы

2008 елның 13 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советы утырышы узды. Утырыш барышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары карап тикшерелде:
- “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый акты регистры турында”;
- “Үсемлекләр дөньясы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
- “Аерым сакланучы табигый территорияләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
- “Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәселле эш турында” Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
- “Дәүләт вәкилләренең хуҗалык җәмгыяте һәм ширкәтләрнең идарә контроль органнарында катнашу тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
Югарыда саналган барлык закон проектлары Эксперт советы әгъзалары белән хупланды һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының агымдагы елның 17 октябренә билгеләнгән утырышының көн тәртибенә кертелде.
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты, ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсеннән искәрмәләр керү сәбәпле, Эксперт совет әгъзалары хуплавын тапмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International