Социаль белем бирү академиясенең юридик факультет студентлары ТР Юстиция министрлыгы эше белән танышты

2008 елның 13 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республикабызның Югары уку йортлары белән төрле мәсьәләләр, шәхсән, практика узу, республикабызның югары уку йортларының юридик факультет студентлары белән конкурс уздыру, кадрларны яңадан укыту һ.б. мәсьәләләр буенча тыгыз элемтәдә тора.
Бүген Социаль белем бирү академиясе юридик факультетының 4 курс студентлары гадәти булмаган максат белән ТР Юстиция министрлыгына сәяхәт кылдылар: алар министрлыкның структур төзелеше эшчәнлеге белән танышты. Чара Казан социаль-юридик институтның, хәзерге Социаль белем бирү академиясе ачылуына 15 ел тулуга багышланган.
Бу очрашу юридик факультет деканаты үтенече һәм Юстиция министрлыгы килешүе белән оештырылды. Студентлар закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова, ТР Норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова, Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин, юстиция министры ярдәмчесе Т.П.Лобанова белән очраштылар. Сөйләшү барышында булачак юристларны норматив хокукый актлар экспертизасы, бердәм банк бүлеге, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары, электрон документ әйләнеше эше, шулай ук министрлык җитәкчелегенең эш сәфәренә чыгу белән бәйле эшчәнлеге, министрлыкта белгечләрне эшкә кабул итү шартлары һәм башка сораулар кызыксындырды.
Министрлыкка студентлар белән бергә Социаль белем бирү академиясенең граждан хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире, профессор, 1987-2004 елларда юстиция министры вазыйфасын биләгән А.М.Салабаев килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International