Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге һәрьяклап бәяләнергә тиеш

2008 елның 14 октябре, сишәмбе
2008 елның 11 сентябрендә “Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында” 1313-р номерлы боерыгына кул куелды.
Боерык белән шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен өстәмә күрсәткечләр билгеләнгән.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләгәндә хезмәткәрләргә исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы, сәламәтлек саклау муниципаль учреждениеләре белән бер кеше башына медицина ярдәме күрсәтелү күләме, балалар бакчасына йөрүче балалар саны, мәктәпләрдә сыйныфларның уртача тулуы, җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы каты япмалы автомобиль юллары озынлыгы, муниципаль берәмлек бюджеты чыгымнарының гомуми күләме, җирле бюджетның үз табышлары өлеше кебек факторлар исәпкә алына. Җирле бюджетның нәтиҗәле булмаган чыгымнарын исәпләү өчен кирәкле күрсәткечләр дә каралган.
Шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле администрацияләре башлыклары РФ субъекты хакимиятенең югары башкарма органына җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен хисап бирә торган ел өчен ирешелгән күрсәткеч мәгънәләре һәм алдагы 3 еллык вакытка планлаштырыла торган күрсәткеч мәгънәләре турында ел саен доклад тапшырырга тиеш. Докладның типовой формасы һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мониторингы методикасы расланды.
РФ субъектларының башкарма хакимият органнары шәһәр округларына һәм муниципаль районнарга җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткеч нәтиҗәләренә ирешүгә булышу өчен һәм (яки) андый нәтиҗәләргә ирешкән муниципаль берәмлекләргә региональ бюджетлардан грантлар бүлеп бирергә хокуклы. Андый грантлар бүлеп бирү тәртибе буенча тәкъдимнәр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International