Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл торак пунктлары башлыкларының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” темасына семинар-киңәшмәсе

2008 елның 14 октябре, сишәмбе
2008 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл торак пунктлары башлыкларының “Дәүләт һәм муниципаль идарә” темасына семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын булдыру һәм алып бару буенча киләчәккә эшчәнлек планнары турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында Э.М.Аверьянова “Муниципаль норматив хокукый актлары регистрын булдыру һәм алып бару сәбәпле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 08.11.2007 елдагы 260-ФЗ номерлы Федераль закон, “Муниципаль норматив хокукый актларының федераль регистрын алып бару турында” 10.09.2008 елдагы 657 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары кабул итү белән бәйле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы законы проекты эшләп чыгарылуы турында хәбәр итте. Әлеге ТР законы проектының төп нигезләмәләре бәян ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International