Республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль органнары бурычлы булган мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәү буенча мониторинг үткәрү кысаларында видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.
Реестрларны һәм хисап мәгълүматларын тутыру буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Наталья Арзамасцева чыгыш ясады, ул ышанычлы мәгълүматны билгеләнгән срокларда бирү зарурлыгына игътибар итте.
Чарада мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарлары белән бәйле хисап мәгълүматларын бирү һәм хисап формаларын һәм реестрларын тутыру өчен җаваплы затлар катнашты.