ТР юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы анонсы

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

2023 елның 21 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  1. Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе составындагы үзгәрешләр турында.
  2. 2023 елның 9 аенда 2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасын үтәү турында.
  3. “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру”, “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру”темаларына Министрлык тарафыннан 2023 елда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында.
  4. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында 2023 елда үткәрелгән капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре нәтиҗәләре турында.
  5. Дәүләт финанс контроле органнары үткәргән тикшерүләр нәтиҗәләре турында.
  6. Эчке финанс аудитын гамәлгә ашыру турында.
  7. Җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен контрольдә тотуда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү турында.
  8. Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында.
  9. Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле чыгышы.
  10. Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2024 елга эш планы проектын карау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International