Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2008 елның 15 октябре, чәршәмбе
Кичә Кама Тамагы муниципаль районы администрациясендә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдиновның гражданнарны күчмә кабул итүе оештырылды.
Район халкының мөрәҗәгате милекне мирас итеп алу, сугыш ветераннары өчен ташламалар, районның кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү мәсьәләләренә кагыла иде.
Районга эш сәфәре вакытында Ә.Б.Сираҗетдинов муниципаль район башлыгы З.Г.Гарәфиев, район суды рәисе, җәмәгать судьялары һәм муниципаль районның җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашты һәм районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү реабилитация үзәгендә булды, анда дәвалану ала торган гражданнар белән әңгәмә корды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International