Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты утырышында

2008 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча комитеты утырышы узды. Анда ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров “Яңа төзелгән “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актын раслау турында” ТР законы проектын тәкъдим итте.
Әлеге законны кабул итү яңа төзелгән җирле үзидарә органының мөлкәт йөкләмәләре РФ субъекты законы белән расланган тапшыру (бүлү) акты нигезендә барлыкка килү белән бәйле.
Тәкъдим ителгән 2006 елның 1 гыйнварына булган тапшыру (бүлү) актын раслаучы закон проекты ТР Зеленодольск муниципаль районы территориясендә 2006 елның 1 гыйнварына кадәр җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткән дәүләт хакимияте җирле органының тулы хокуклы варисын ачыклау мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советы сессиясенең көн тәртибенә кертү өчен тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International