2024 елның 21-22 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.
Күчмә тикшерү барышында төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-бирем нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эшчәнлеген, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасыймов, район прокуроры урынбасары, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме эшенә нәтиҗәләр ясалды.