Татарстан Дәүләт юридик бюросы белгечләре республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
“Быелның 5 аенда без республика районнарына һәм шәһәрләренә 15 тапкыр бардык, аларда 70тән артык гражданга ярдәм күрсәтелде. Чираттагы күчмә кабул итү 24 майда Зеленодольск районында булды. Мондый чаралар халкыбызга оператив, квалификацияле һәм системалы рәвештә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтергә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.
Район халкы җир, торак законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча, шулай ук мирас хокукы мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә үз хокукларын яклау өчен эш итү тәртибе аңлатылды.
Гражданнарны түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итүне 5 июньдә Кайбыч муниципаль районында уздыру планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү “Демография” милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.