Юстиция министрлыгында Арча һәм Әтнә муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр

2024 елның 28 мае, сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Арча һәм Әтнә муниципаль районнары составына керүче  авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Әтнә муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Наталья Арзамасцева административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International