Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2024 елның 28-29 маенда Спас муниципаль районында әлеге юнәлештә эшне оештыруны өйрәнү максатыннан күчмә чара уздырды.
Хокук бозуларны профилактикалау системасына кергән төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген, шул исәптән җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору буенча дәүләт һәм муниципаль программаларны үтәүне тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, район прокуроры Андрей Наумов, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, тәкъдимнәр әйтелде.