Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Корпорацияләр кроссы” нда

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Корпорацияләр кроссы” масштаблы спорт чарасында катнаштылар. 3 км озынлыктагы экстремаль киртәләр белән йөгерү Лебяжье урман паркы территориясендә узды.

Быел төрле катлаулылыктагы 14 этаптан торган киртәләр полосасында юристлар Татарстан Республикасының 100дән артык предприятиесе һәм оешмасыннан 800 хезмәткәр арасында чыдамлык һәм зирәклек буенча ярыштылар. Чиплы контроль беләзек һәр катнашучының дистанцияне үтү вакытын билгеләде.

“Юстиция министрлыгы коллективы федераль, республика дәрәҗәсендәге һәм корпоратив спорт чараларында актив катнаша. Без “Корпорацияләр кроссы”нда икенче тапкыр киртәләрне җиңәбез. Узган ел Юстиция министрлыгы командасы 1 составтан, быел 2 составтан торды. Һичшиксез, мондый чаралар хезмәт коллективын берләштерүгә ярдәм итә, мәсәлән, ярышларда бер-береңә ярдәм итәргә рөхсәт ителә. Без моннан актив файдаландык!”, - дип белдерде Министрлыкның бүлек башлыгы Илфат Мингалимов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 һәм 2 категорияләрендә Юстиция министрлыгы составы 6 һәм 18 урыннарны алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International