Редакция советы өстенлекләрне билгеләде

2008 елның 28 октябре, сишәмбе
ТР Юстиция министрлыгының “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналы редакция советының уздырылган утырышында халыкның хокукый культурасын күтәрү мәсьәләләре каралды. Редакция советы рәисе, ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев соңгы атналарның аеруча мөһим вакыйгалары турында җиткерделәр, гади гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү мөһимлеген ассызыкладылар. “Кабул итү вакытында безгә күбрәк ТКХ (торак-коммуналь хуҗалык) органнары, хосусый фирмаларның җитәкчеләре гамәлләренә яки аларның чара күрмәүләренә һәм суд карарларының үтәлмәвенә зарланалар”, - дип белдерделәр алар. – “Журналыбызның яңа санын әзерләгәндә әлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар итү файдалы булыр иде”.
Редакция советы әгъзаларын Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни халкын өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре дә борчый. Бу мәсьәлә элеккеге “Болгар” кунакханәсе бинасын җимерүдән соң аеруча мөһим. Ошбу сәбәпле, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, галимнәр һәм архитекторлар катнашында”түгәрәк өстәл” уздыру турында карар кабул ителде.
ТР Югары суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйләҗев, КФИИ ректоры, профессор Шамил Вәлитов, ТР Арбитраж суды рәисе Рәшит Сәләхов, ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсе җитәкчесе Шакир Яһүдин чыгышларында төп игътибар хокук саклау органнарының һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге эшчәнлеген киңрәк яктыртуга бирелде.
Утырышны йомгаклап, баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин тәкъдим иткән “Хокук һәм хәят” журналының чираттагы санының макеты расланды. Аерым күрсәтмәләр һәм тәгаен тәкъдимнәр киләчәк эш барышында исәпкә алыначак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International