Татарстан территориясендә алкогольле продукцияне сату вакытын һәм урынын чикләүче закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы тарафыннан хупланды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Экспертлар советы әгъзалары “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында”  Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карадылар һәм хупладылар.

Закон проектына ярашлы рәвештә, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын күпфатирлы йортларда урнашкан гомуми туклану урыннарында чикләү тәкъдим ителә. Мондый урыннарда алкоголь сату 10нан 22 сәгатькә кадәр генә рөхсәт ителәчәк.

Алкоголь продукциясен сату вакытын закон проекты тәкъдим иткәнчә  чикләү рестораннарга, барларга, кафеларга һәм буфетларга кагылмаячак. Шулай итеп, яңа кагыйдәләр Казанда 186 һәм Татарстан Республикасында 59 учреждениегә кагылачак.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, закон проекты җинаятьчелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән һәм беренче катларында алкоголь сатыла торган гомуми туклану учреждениеләре урнашкан күпфатирлы йортларда гражданнарның уңайлы яшәү шартларын арттыруны күздә тота.

ТР Дәүләт Советында закон проекты кабул ителгәннән соң әлеге чикләүләр 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International