ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Юстиция министрлыгының Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Адель Сафин “Адымнар – Алабуга” полилингваль белем бирү комплексы укучыларына цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык турында сөйләделәр. “Реклама урнаштыру кагыйдәләре. Имин сатып алулар” темасына дәрес цифрлы ликбез мәгърифәтчелек проекты кысаларында үткәрелде.
Балаларга мәгълүмати куркынычсызлык, интернет киңлегендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, контент фильтрлау һәм социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Рекламаларны урнаштыру өчен интернет-сервисларга аерым игътибар бирелде. Актив фикер алышу барышында нәтиҗәләр ясалды һәм интернет-иминлек формуласы чыгарылды.
Үсеп килүче буында бу күнекмәләрне формалаштыру Россиядә цифрлы куркынычсызлыкны һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Цифрлы икътисад” милли проектының бурычларына туры килә.