Актаныш һәм Югары Ослан муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итү

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан расланган график нигезендә авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелә.

Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Актаныш һәм Югары Ослан муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция аша кабул иттеләр.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, муниципаль районнар составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнашучыларга законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте. Моннан тыш, торак пунктлардан килгән сорауларга җаваплар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Расыйх кызы актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару буенча вәзгыять турында хәбәр итте.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шулай ук мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә тукталды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International