Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс узды.
Конкурс комиссиясе карары белән кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста җиңүче дип Бродский Сергей Иванович танылды.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакантлы вазыйфасына конкурста Гайнетдинова Гөлназ Фәретдин кызы җиңүче дип танылды.
Комиссия утырышында экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Казан (Идел буе) федераль университеты” ФДАОУ юридик факультетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Гатауллин Әнәс Газиз улы, доцент, юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Бадамшин Салават Корбангали улы һәм юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының конституцион һәм халыкара хокук кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы судьясы Мотрохин Евгений Юрьевич катнаштылар.