Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә “Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан административ законнарны гамәлгә ашыруның хокукый мәсьәләләре” дигән темага видеоконференция үткәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү идарәсенең эшкуарларның хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге өлкән прокуроры Марат Әбҗәлилов, административ эш алып бару өчен җаваплы муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова муниципаль хезмәткәрләрдән килгән сорауларга җавап бирде. Чара тәмамлангач, муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләренең җаваплы секретарьларын хисап формаларын тутыру буенча укыттылар.