Җәмәгать судьяларының суд участокларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка планлы күнегүләр узды

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән берлектә Алабуга районы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында янгын чыккан очракта гамәлләр кылу буенча уртак өйрәнүләр үткәрде.

Өйрәнүләргә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, Росгвардия һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәте хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Имеш, суд утырышы залында төтен чыккан. Практик дәрес барышында суд бинасында булган барлык кешеләр куркынычсыз зонага эвакуацияләнде. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәч, җиңсә линиясе җәелдерелә, янгын сүндерү автоцистернасын су белән тәэмин итү өчен суд участоклары бинасыннан ерак түгел янгын сүндерү гидранты кулланыла. Эвакуация белән барысы да исәпләнгән вакытка туры килә, ул уңышлы үтә: хезмәткәрләр үз гамәлләрен ышанычлы, бердәм һәм гамәлдәге инструкция буенча башкаралар.

ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина сүзләренчә, мондый күнегүләр янгыннарны, гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә һәм бүлекчә хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлек, оперативлык, җиһазлану һәм әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә.

“Мондый күнегүләрне без системалы рәвештә үткәрәбез, алар гадәттән тыш хәл шартларында эш итүдә психологик чыдамлыкны ныгытуга ярдәм итә, кисәтү системаларын һәм ысулларын, эвакуация тәртибен камилләштерә”, - дип белдерде министр урынбасары.

Нәтиҗәләр ясалды - өйрәнүләр уңышлы үтте, суд хезмәткәрләре бердәм һәм оператив эш иттеләр, янгын вакытында яхшы күнекмәләр күрсәттеләр, ведомствоара хезмәттәшлекнең уңай моментлары билгеләнде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы барлык катнашучыларга эшчәнлектә бердәмлек өчен рәхмәт белдерә һәм мондый очрашуларның бары тик уку максатларында гына үткәрелүен тели!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International