Юстиция министрлыгы яшьләре “Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар” форумында катнаштылар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне алдыннан Казанда “Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар” форумы узды.

Форум эшендә Юстиция министрлыгының яшьләр профсоюз активы да катнашты. Министрлык хезмәткәрләре форумның тематик мәйданчыкларында булдылар, анда карьера төзү, команда оештыру, иминлек, гаилә кору һәм җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Тематик сессияләрдән соң яшьләрне “Бәйге” интеллектуаль уенына чакырдылар, аның сорауларына җаваплар катнашучыларга үз эрудиция дәрәҗәсен генә түгел, ә патриотизм дәрәҗәсен, үз мәдәниятен һәм тарихын белүне дә бәяләргә мөмкинлек бирә.

“Форумда бик күп мөһим темалар каралды. Бу безгә үз идеяләребезне үстерергә һәм тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам. Мондый чараларда катнашу - үз компетенцияләреңне күтәрү һәм аларны киләчәк эштә куллану өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип уртаклашты Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Ралия Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International