ТР Дәүләт Советында Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән практикум

2008 елның 28 октябре, сишәмбе
2008 елда ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты тарафыннан республиканың 38 муниципаль районы җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасын раслау турында 38 закон проекты әзерләнде һәм ТР Дәүләт Советына кертелде, шулай ук җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында 44 закон проекты әзерләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча практикум узды. Әлеге практикум барышында республиканың закон чыгару органына муниципаль районнарда һәм шәһәр округлары җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасы буенча закон проектларын әзерләү һәм кертү буенча эшкә нәтиҗәләр чыгарылды. Чарага Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары чакырулы иде.
Чараны оештыручылар булып ТР Дәүләт Советы һәм ТР Юстиция министрлыгы тора.
Чараны ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе урынбасары, Россия муниципаль академиясенең хакыйкый әгъзасы, юридик фәннәр кандидаты В.П.Логинов, ТР Дәүләт Советының Конституция законнары бүлеге мөдире Э.Р.Ишмаева ачып җибәрделәр.
Практикумда чыгыш ясаган ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп коруның эзлекле тәртибе һәм аларның үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Аннары катнашучыларга карар проектын, чаралар планын һәм закон структурасы проектын төзү буенча биремнәр кергән практик эш тәкъдим ителде. Чара нәтиҗәләре буеча тест уздырылды. Практикум ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина катнашында нәтиҗәләр чыгару белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International