Законнардагы яңалык

2024 елның 28 июне, җомга

2024 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы законнарына төзәтмәләр үз көченә керә.

ТРЗ номерлы Закон 2024 елның 18 июнендә кабул ителгән.

Кертелгән үзгәрешләр белән шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район һәм шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләләре исемлегеннән муниципаль берәмлекләр территориясендә дәвалау-сәламәтләндерү урыннарын һәм җирле әһәмияттәге курортларны булдыру, үстерү һәм саклауны тәэмин итү мәсьәләләре алып ташланды.

Моннан тыш, муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасында күрсәтелергә тиешле җирле әһәмияттәге объектлар, торак пунктның һәм шәһәр округының генераль планында күрсәтелергә тиешле җирле әһәмияттәге объектлар төрләреннән муниципаль районның җирле үзидарә органнары карамагындагы дәвалау-сәламәтләндерү урыннары һәм җирле әһәмияттәге курортлар чыгарылган.

Әлеге төзәтмәләр муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International