“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законга үзгәрешләр кертелде

2008 елның 29 октябре, чәршәмбе
Россия Президенты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 22 статьясындагы 3 өлешне көчен югалткан дип тану хакында” федераль законнарны имзалады.
“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”
“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль Законның 21 статьясындагы 3 өлеш нигезендә муниципаль хезмәткәргә ел саен 30 календарь көнгә сузылган түләнә торган төп ял бирелә.
Федераль Закон нигезендә әлеге норманы яңа редакциядә бәян итү тәкъдим ителә. Шәхсән, муниципаль хезмәткәргә ел саен 30 календарь көнгә сузылган түләнә торган төп ял бирелүне күрү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта аерым төркем муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен Россия Федерациясе субъектлары законнары белән озаграк вакытка сузылган түләнә торган төп ял бирелүе билгеләнгән булу мөмкинлеген дә күрү тәкъдим ителә.
“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 22 статьясындагы 3 өлешне көчен югалткан дип тану хакында”
“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” ФЗның 22 статьясындагы 3 өлеш белән бюджет тәэмин ителешен тигезләү максатларында федераль законнар белән билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә дотацияләр бирелүче муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәткәрләргә хезмәткә түләү күләме РФ субъекты законнары белән каралган иң чик нормативлар нигезендә билгеләнүе каралган.
Моңарчы әлеге тиңдәш норма “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль Законда һәм РФ Бюджет кодексында бар иде, ләкин “РФ Бюджет кодексына бюджет процессын җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларын Россия Федерациясе бюджет законнары белән тәңгәлләштерү турында” 2007 елның 26 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль Закон кабул ителү сәбәпле 2008 елның 1 гыйнварыннан көчен югалтты.
Бу сәбәпле, “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 22 статьясындагы 3 өлешне көчен югалткан дип танырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International