Татарстанда гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы башланды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июльдән 14 июльгә кадәр ТР Дәүләт юридик бюросы гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча түбәндәге чараларны үткәрергә планлаштыра:

- 8 июльдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә гражданнарны кабул итү (адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт).

- 8 июльдә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр “Гаилә бергә” гаилә кунакханәсендә гражданнарны кабул итү (адресы: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 140А йорт).

- 10 июльдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр гражданнарны “Добрая Казань” КБАО кабул итү (адрес: Казан шәһәре, Сеченов урамы, 5 йорт).

- 1 июльдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр “Балалар хосписы” КБМШУ гражданнарны кабул итү (адресы: Казан шәһәре, Академик Королев урамы, 67 йорт).

Өстәмә мәгълүмат өчен 8 (843) 598-40-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

- 12 июльдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр ТР Юстиция министрлыгы Лаеш районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра. Квалификацияле хокукый ярдәмне гаиләләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча алырга мөмкин.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тармак министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре караячак. Анда яшәүчеләрнең ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International