Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр стажировкасы уза.
Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең стажировкасы ул заманча белем бирү мәйданчыгы, анда уку процессында яңа хезмәткәрләр өчен суд эшчәнлеге, архив эше алып бару буенча лекцияләр үткәрелә, шулай ук методик ярдәм күрсәтелә.
Лекцияләр белән вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин итү, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлекләр башлыклары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясый.