Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Конкурс комиссиясе карары белән оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү конкурсында Нуриева Фәридә Камил кызы җиңүче дип танылды.
Комиссия утырышында эксперт сыйфатында доцент, юридик фәннәр кандидаты, “ТИСБИ” Идарә университетының экологик, финанс һәм хезмәт хокукы кафедрасы мөдире Салиева Рида Наил кызы катнашты.