ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгында актив катнашалар

2024 елның 12 июле, җомга

Татарстанда Россиядә Гаилә елын уздыруга, шулай ук изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көненә багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышлап гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы үткәрелә.

Чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Лаеш районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештырды. Район халкының сорауларына район прокуратурасы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, суд приставлары белгечләре, шулай ук ТР Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары әгъзалары җавап бирде.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкиле Эльвира Сафина түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү өчен “Балалар хосписы” КБМШУ булдылар. Белгечләргә мөрәҗәгать ителгән мәсьәләләрнең төп тематикасы инвалид балаларны медицина реабилитациясе һәм санитар-курорт дәвалау мәсьәләләренә кагылган.

Исегезгә төшерәбез, хокукый ярдәм атналыгы 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чараларның бердәм планы белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International