ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем утырышы

2008 елның 29 октябре, чәршәмбе
Җирле үзидарә турындагы законнарда үзгәрешләр булу, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты тәкъдимен исәпкә алу, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын яңадан карау һәм яңа редакциядә бәян итү кирәклеге белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы юстиция министрының 20.10.2008 елдагы 01-01/47 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын эшләү буенча эшче төркем оешты.
Оештыру һәм бүтән мәсьәләләрне хәл итү өчен бүген министр урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков эшче төркем утырышын уздырды. Эшче төркем составына ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Республиканың Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Үзәк сайлау комиссиясе, РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе, ТР Муниципалҗ берәмлекләре советы, ТР Югары Ослан муниципаль районы, ТР Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, Кукмара муниципаль районы, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International