Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы “Россия – минем тарихым” тарихи паркында июль башыннан уздырыла торган “Киләчәк Россиясе” мультимедиа күргәзмәсендә булды.
Экспозиция кунакларны үткәндәге һәм хәзерге казанышлар белән таныштыра, безнең һәрберебезнең илнең иминлегенә һәм чәчәк атуына ничек йогынты ясый алуын күрсәтә. Күргәзмә гаилә, җәмгыять, экология, халыкара мөнәсәбәтләр, сәнәгать өлкәләрен колачлый.
Министрлык хезмәткәрләре мавыктыргыч интерактив уеннарда, викториналарда һәм квестларда катнаштылар. Экспозицияне булдыручылар берничә дистә елдан соң ил образларын һәм “тере” Россия императорларын булдырганда ясалма интеллект кулланганнар.
“Тарихны өйрәнү - ул даталар һәм вакыйгалар исемлеге генә түгел, ул безне үткәнебез, хәзергебез һәм киләчәк белән бәйли торган тере тукыма. Илебезне формалаштырган бөек геройлар һәм вакыйгалар турында белү мөһим”, - дип үз фикере белән уртаклашты кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.
Экскурсиягә 8 962 571 30 27 телефоны буенча язылырга мөмкин.