ТР Юстиция министрлыгы искә төшерә: татарстанлылар җәмәгать судьяларыннан корреспонденцияне РФ Дәүләт хезмәтләре аша алырга мөмкин

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Республика халкының Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән өлеше суд хәбәрләрен һәм аңа кушып бирелә торган документларны, суд актларын электрон рәвештә алырга мөмкин.

Суд корреспонденциясе якланган элемтә каналлары аша физик затның, шәхси эшмәкәрнең, юридик затның шәхси кабинетына керә.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларыннан документларны РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә алу өчен шәхси кабинетта, “Дәүләт почтасын көйләү” бүлегендә белдерүләрне көйләүдә “Россия почтасы” бүлекчәсенә күчәргә һәм “Бары тик электрон хатлар” дип билгеләргә кирәк.

Хатлар шәхси кабинетка электрон рәвештә киләчәк һәм алар рәсми тапшыруга тәңгәл. Шул ук вакытта, конфиденциальлекнең максималь дәрәҗәсе сакланып, почта корреспонденциясен алу сроклары кыскара.

2022 елның 1 сентябреннән гибрид почта аша 622 меңнән артык корреспонденция җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International