Татарстан Республикасы Рәисе Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзаларын 56 кеше һәм әгъза-корреспондентларны 59 кеше итеп раслады.
Документ нигезендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составында гамәлдәге әгъзалар һәм әгъза-корреспондентлар вакансияләре юк.
Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан имзаланган Указ аңа имза салынган көннән үз көченә керә.