Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы игълан ителә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү 2024 елның 1 августыннан башланачак дип игълан ителә.

Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә: 

- “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре»;

- “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән кирәкле мәгълүматны җыю буенча иң яхшы җаваплы зат".

Гариза бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм аны үткәрү шартлары “Җирле үзидарә” бүлегендә, “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган Нигезләмә белән билгеләнә.

Конкурста катнашу өчен документлар 2024 елның 31 августына кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International