Юстиция министры М.М.Корманов коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең роле һәм коррупциягә каршы көрәшне гамәлгә ашыру чаралары турындагы семинарда

2008 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләренең коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчеләре өчен “Коррупциягә каршы көрәш чараларын эшләп чыгаруда һәм аларны гамәлгә ашыруда коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең эшен оештыру һәм ролен күтәрү” темасына семинар узды. Семинарда “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру турында” исемле доклад белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Үз чыгышында министр норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның хокукый нигезләрен билгеләп үтте. Әлеге экспертиза “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына нигезләнеп һәм туры китереп һәм “Татарстан Республикасының норматив хокукый актларын һәм аларның проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына коррупциягә каршы экспертизага тапшыру тәртибен раслау турында” 20.09.2007 елдагы 474 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты - Татарстан Республикасы Хөкүмәте Регламентының 60 пунктына нигезләнеп гамәлгә ашырыла. Министр семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына керә торган, дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) гражданнар һәм юридик затлар белән бәйләнештә контроль, рөхсәт бирә торган, регистрация яки юрисдикция вәкаләтләрен, шулай ук әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәртибе һәм вакытын билгели торган хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасын уздыру тәртибе турында, шулай ук  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бүтән хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасын уздыру тәкъдимен кертү хокукы турында тәфсилләп сөйләде.
Юстиция министры докладында хокукый актларның һәм аларның проектларының  коррупциягә каршы экспертизасын Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль уздыруның әһәмияткә ия булуы турында билгеләнгән иде, чөнки бары шундый экспертиза уздыру юлы белән генә бу органнар тарафыннан кабул ителә торган хокукый актларның барысында да диярлек коррупциоген хәл торышының юклыгын тәэмин итү мөмкин.
Семинарда ТР Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе сыйфатында юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров өйрәнүләр узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International