Һөнәри династия - игътибарга лаек күренеш. Төрле буын вәкилләре һәрвакыт бер үк юлны сайлыйлар һәм үзләрен уртак эшкә багышлыйлар.
Безнең илдә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында без сезне юристлар династиясе белән таныштырырга телибез. Аларның гомуми эш стажы сиксән елдан артып китә.
Һөнәргә мәхәббәт гаиләдә башлана - эше буыннан буынга күчкән кешеләр шулай ди. Моңа мисал — Шакировлар гаиләсе, аларда өч буын вәкилләре хокук өлкәсендә эшли. Айдар Шакиров — Татарстан Юстиция министрлыгында әйдәп баручы советник, ә аның кызы - Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәре.
Тулырак сылтама буенча