Хәзерге вакытта бердәм банк бүлегенә республиканың 43 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округыннан муниципаль хокукый актлар керә. 2008 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 3056 муниципаль хокукый акт керде.
Республиканың башкарма хакимият органнарының кеше һәм гражданнарның хокукына, ирегенә һәм бурычларына кагылучы , ведомствоара характерга ия оешмаларның хокукый статусын билгели торган норматив хокукый актларын дәүләт теркәве буенча ТР министрлыклары һәм ведомстволарыннан дәүләт теркәвенә 178 акт керде, шулардан 85 норматив хокукый акт теркәү узды, 32 акт эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, 56 акт дәүләт теркәвенә мохтаҗ түгел дип танылды, гамәлдәге законнарга каршы килүе сәбәпле 1 актка карата дәүләт теркәвен уздыру мөмкин булмавы ачыкланды. Татарстан Республикасы юстиция министрының “Татарстан Республикасы юстиция министрының боерык һәм карар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру Регламенты турында” боерыгы нигезендә 174 хокукый актка карата коррупциягә каршы экспертиза уздырылды, әлеге чара барышында коррупциоген нормалар ачыкланмады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлегенең турыдан-туры катнашлыгында эшче төркем тарафыннан 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен тормышка ашыру буенча Республика программасы эшләнде, әлеге Программа 2008 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру – хокукый тәэмин итү бүлеге тарафыннан 2009-2011 елларга Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясен үстерү буенча республика максатчан программасы проекты эшләп чыгарылды.