Балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча балалары булган татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Гражданнарны уртак кабул итүне Татарстан дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин һәм республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец үткәрде.
Уртак кабул итүдә 5 граждан кабул ителде. Марс Фәткуллин һәм Ирина Волынец сорауларга җавап бирделәр һәм балигъ булмаганнар мәнфәгатьләрен кайгырту өчен ни эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлаттылар.