Татарстан Юстиция министрлыгы футбол буенча Россия Кубогы матчы көнендә алкоголь сатуны чикли торган карар бастырып чыгарды

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

“Рубин” (Казан) һәм “Зенит” (Санкт-Петербург) командалары арасында футбол матчы уздырылган вакытта Казанда алкоголь сатуга чикләүләр гамәлдә булачак.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган тиешле карар республиканың Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстанның хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.

Документ нигезендә, спиртлы эчемлекләрне сату 13 һәм 14 августта тыелачак. Чикләү түбәндәге территорияләрдә гамәлдә булачак: Әмирхан проспекты буенча Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамы буйлап Адоратский урамына кадәр, Адоратский урамы буйлап Лаврентьев урамына кадәр, Лаврентьев урамы буйлап ишегалды территорияләре буйлап Гаврилов урамы, 10 нчы йортка кадәр, шуннан соң 3 нче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буйлап (“Мегастрой” кибетен дә кертеп) Троицкий Урманы урамына кадәр, Троицкий Урманы урамы буйлап, аннары Казансу су акваториясе кырыеннан Әмирхан проспектына кадәр.

Карар матч үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International