Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү буенча иң яхшы корпоратив программаларны һәм практикаларны ачыклауга конкурс үткәреләчәк

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсен бастырып чыгарды, аның нигезендә 2024 һәм 2025 елларда “Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү турында эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)” республика конкурсы узачак.

Конкурс Татарстанда компанияләр җитәкчеләрен балалары булган хезмәткәрләр өчен уңайлы социаль-хезмәт шартлары булдыруга этәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста, милкенә, оешма тибына, тармагына һәм эшчәнлек төрләренә карамастан, теләсә кайсы оешма катнаша ала.

Конкурс турындагы Нигезләмә белән республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында җентекләп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International